КАШЛЫ с. 1)Күзләр өстендәге дугаланып үскән куе төкләр булган. Сызылып киткән чем-кара кашлы, эчке бер яктылык балкытып торган шомырт кара күзле һәм ак, нәфис битле бу яшь хатын үзенең яшьлеге белән генә түгел, бәлки табигый матурлыгы белән дә матур иде. Н.Фәттах. Җирән чәчле, җирән кашлы урта буйлы кеше – кырчылык бригадасы бригадиры Сәлмән Галләмов кайтырга җыена башлады. Х.Сарьян. Бу озын буйлы, шомырт кара күзле, куе кашлы, коңгырт йөзле апаны мин кайдадыр күргән идем кебек. Н.Сәфәрев

2) Алка, йөзек-беләзек, брошка һ.б.ш. әйберләргә бизәк итеп беркетелә торган төрле типтагы кыйммәтле асыл ташы булган. Моннан да артыгын көтмәгән юмарт Аверкиев кызның калтыранган бармагына кыйммәтле якут кашлы йөзек кигезде. Җ.Тәрҗеман. Яссы капкачны ачкач, чүлмәк эченнән тәңкәләр, кашлы берничә көмеш йөзек, иң астан гаҗәеп матур алтын алкалар килеп чыкты. К.Тимбикова. Кулында гәрәбә кашлы йөзек, тырнагында маникюр... С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә