КАШЛАК и. 1. Калкулык, калкып торган урын, калку рельеф. Студентлар, гармун уйный-уйный җырлашып, авылдан чыгып китәләр, без аларны Каенлы кашлакка кадәр озата барабыз... М.Рафиков. Кашлакта, калку җирдә утырган авыл тирәсендә кар әзрәк иде, яуган берен җилләр алып китеп торганнар. Я.Зәнкиев. Юлның сул ягында тауның ярты кашлактан ук текә убылган төше күренә: ул текә яр берничә катлы йорт биеклегендә булыр. З.Фәтхетдинов 2. с. мәгъ. Калкып торган, калку. Инде кашлак басуларда тракторлар гөрелтесе ишетелә. Р.Төхфәтуллин. Үлән калкынмады, болыннар кабармады, башта кашлак урыннар, тау битләре саргаеп кипте. Я.Зәнкиев |