КАШ-КҮЗ җый. и. Кашлар һәм күзләр. Бикташның тавышы ничектер нечкәреп, мескенләнеп чыкты, ә бот буе Васька, кашын-күзен җыерып, кәпрәеп чәрелдәде ---. М.Маликова. Аның каравы егетең кашы-күзе бик килгән. И.Гази. Мөслимә буе-сыны, кашы-күзе, киеме-салымы белән башкалардан бер дә аерылмаса да, миңа аның сары чәче дә --- гомумән, барысы да, барысы да килешле, мондый камиллек, мондый матур кием бүтән бер кызда да юк кебек тоела. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә