КАШКИ терк. фар. иск. кит. Әгәр, гәрчә. Кашки шул бер елны гына күрмәгән булсамчы! Шул бер елда картаюым, шул бер елда бетүем! М.Гали. Бу егет – гүзәллектә Йосыф пәйгамбәр, Булсачы, кашки, бер җаваплы хезмәткәр. Ә.Исхак. Тагы ни хәлләр булырын Ходай белсен, кашки, халаекларны куәтләндерү өчен, күп кешеләр җибәрегезче, дәхи үз хозурында кешеләр алып торган булсаңызчы?! Җ.Рәхимов |