КАШКАРЫЙ и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үсемлек; астра.Саубуллашканда Михаил дәдәй Зина апага нәни генә төргәктә ак кашкарый орлыклары бүләк иткән. Р.Хафизова. Аның кулында бер кәрзин чәчәк – ак кашкарыйлар белән куе кызыл канәферләр иде. М.Маликова. Май аеннан тюльпан, нәркис чәчәк ата, июньдә – роза, аннары дәлия, кашкарый... С.Сөләйманова |