КАШКАЛАК и. зоол. Су тавыгысыманнар семьялыгыннан урта зурлыктагы ак маңгайлы кош. Хан углына кашкалак, би углына бизгәлдәк. Мәкаль. Cy буе кошларының төп составын акчарлаклар, каз, үрдәк, кашкалак тәшкил итә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Монда аккошлар, кыр үрдәкләре, ала чумгалак, чүрәкәйләр, игәү борын, юан муен кашкалаклар кышлый. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә