КАШКА и. 1. 1) Хайваннарның маңгаенда була торган ак тап. Тәки карап үстердем шул колынны. --- Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык. Г.Сабитов. Кияү тиз генә чыга да, каяндыр буяулар табып, бабасының атын кашка итеп, үз атының кашкасын бетереп куя. Татар халык әкиятләре 2) Кашкалы ат. Аю кашка булмас, яман яхшы булмас. Мәкаль. Нина Петровна аяктан егылган җирән кашка атның авыз-борынын, ял асларын карап, борчылулы рәвештә йөренә иде. С.Рафиков. Революция Артёмга җирән кашканы алып бирде. М.Шабай. Кагылмалы кышкы юлдан җирән кашка әйбәт кенә юырта башлагач, чанада баручы егет күздән күмелә язган шәһәргә тагын бер тапкыр каерылып карады. И.Гази 2. с. мәгъ. Маңгаенда ак тап булган. Теге кашка сарык быел тагын көздән бәрәнләде бит. Үзенә охшаган ике кашка бәрән китерде, икесе дә саулык. М.Хуҗин. Үзләрен Тәңренең кашка тәкәсе дип белгән патрицийларның эче янар иде, мәгәр. Р.Зәйдулла. [Сәйлән:] Кашка сыерым бозаулады бүген төнлә. Р.Батулла |