КАШЕМИР и. фр. 1. Йомшак юка йон тукыма. Күлмәклек кашемир 2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән. Кулбашларга салынган кашемир яулык алтын алкаларны, тулы ап-ак муенны һәм җете кара чәчләрне каплап, бөтенләй яшерде... И.Туктар. Башына кашемир яулык бәйләгән, өстенә ирләр пиджагы кигән бик матур бер әби башкалардан читтәрәк утыра иде. Х.Сарьян |