КАШБА’У и. этн. Алгы ягы сәйлән, энҗе һәм тәңкәләр, асылташлар белән бизәлгән тасма яки такыясыман хатын-кыз баш киеме. Зәңгәр күлдә яшел төнбоек, Чәчкәсеннән кашбау ишәрмен. М.Җәлил. Йөзекнең иң күркәме, ханшалар кия торган алтын кашбау кебек ялт-йолт килеп торганы Кәүсәрия Фатыйховнага насыйп булды. Т.Галиуллин |