КАШАЯК и. диал. 1) сөйл. Вак-төяк савыт-саба кую өчен махсус шүрлек, киштә. Стенага кашаяк беркетү 2) к. кашык-аяк. Кашаяк шалтыраган саен, син надан шофёрдан тупаслыктан башка нәрсә көтәргә була дип, миннән көләргә ярата ул. Г.Галиев. Чөйләргә акка кызыл белән чигелгән берничә озын сөлге, кул һәм аш-су тастымаллары, кашаяк мунчалалары эленгән. И.Туктар |