КАШАЛОТ и. фр. зоол. Тешле китлар семьялыгыннан зур башлы имезүче диңгез хайваны. Кашалотның корсагын ярып, йотылган гарпунчыны кире чыгаралар. М.Юныс. Шушы сыйфат кашалотка 30 – 50 минутка суга чумып, бу вакыт эчендә шактый зур ара йөзеп узарга мөмкинлек бирә. Кызыклы физиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә