КАШАГА и. 1) Тәрәзә яки ишек өстенә эчке я тышкы яктан горизонталь кадакланган бизәкле такта. Йортларының кәрнизләре, тәрәзә кашагалары, койма, капкалары – һәммәсе берочтан челтәрләп эшләнгән, зәңгәргә буялган. Р.Хафизова. Шунда аның күзе почмакта яңа гына суелган сап-сары юкә тасмаларына һәм аның өстендә кашагага кыстырылган берничә яңа гына ишелгән чыбыркыга төште. Ә.Фәйзи. Беркөнне шулай шифаханәнең карлы тәрәзә кашагасына песнәкләр килеп кунды. Р.Хисмәтуллин 2) Өй стенасының югары өлешенә, ишек, тәрәзә башларына эленә торган бизәкле озын тукыма; пәрдә. Шул арада Гөлчәһрә ханым үзенең гардеробыннан, әле «Сәйяр»дан ук калган иске күлмәкләрен сүтеп, манып, пәрдә, ак марля кисәкләреннән сәхнәнең ян-якларын һәм түшәмнәрен каплау өчен чаршау, кашага кебек нәрсәләр текте. С.Шәкүров. Утка чорналган кашагалар уфылдап идәнгә килеп төшә. Р.Низамиев. Андый чакларда өй түрендә буйдан-буйга сузылган кашагадан түбәнрәк эленеп торган фоторәсемгә бер карап кую да җитә иде аның өчен. Р.Мөхәммәдиев 3) Мич авызы өстендәге киштә кебек чыгынты урын, уенты; кучкар. Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан бүлмәгә сүрән генә яктылык сирпелә. Р.Хафизова. Ай, әнә шул мич кашагасындагы тозның бөтенесен салып корырга [мылтыкны]. Г.Гобәй 4) күч. диал. Бүрек, кепка һ.б.ш. кебек баш киеменең маңгай турысына гадәттә төшерелмәслек итеп тегелгән козырёгы. Локман кашагасы белән артка карап торган бүреген әйләндереп киде. Чаян. Бүрек кашагасы |