КАШАВАЙ и. Сөялеп утырыр өчен уңайлы күшле чана; кошёвка. Туйга барсаң җик кашавай: Чана печән ашамый. Мәкаль. Берсе төпкә, икенчесе очтан җибәреп, кашавай чанага җигелгән почта атлары урта урамдагы кызыл калай түбәле, алты почмаклы йорт алдына килеп туктадылар. С.Рафиков. Ир чөмгереп атын кузгатты да, үзе кызлар янына басып, кашавай артыннан җәяүләп атлады. Я.Зәнкиев |