КАШ и. 1. 1) Күзләр өстендәге дугаланып үскән куе төкләр. Аның йөзе тагын тартышып куйды, кашлары өскә сикерде, һәм ул театрдагыча кулын җәеп җибәрде. Җ.Тәрҗеман. Шул секундта аның кашлары, иреннәре кинәт калтырый башлады, һәм ул, ашыгып, каушап, яшь егеткә таба китте. А.Шамов. Аның сипкел баскан йөзе ачулы, аксыл кашында ләйсән кебек вак яңгыр бөртекләре елтырый. Х.Хәйруллин

2) Алка, йөзек-беләзек, санчак һ.б.ш. әйберләргә бизәк итеп беркетелә торган төрле типтагы асылташ, яки шуңа охшаш нәрсә. Йөзекнең кашы төшкән, кашны тотып торган тырнаклар эчкә яньчелеп кергәннәр, балдагының күп урында көмеше кырылып, астыннан бакыры чыгып килә иде. Ә.Фәйзи. Аксыл болытлар арасыннан күз сирпегән кояш яктысында йөзек кашыдай ялтырап алды да үзе шикелле үк шаян, җитез кар бөртекләре арасына кереп югалды. Ф.Шәфигуллин

3) Иярнең алда һәм артта калкып торган урыны. [Хәмдия – Бакыйга:] Ал, илче, бу хатны! Ал да, яшь мирзага илтеп, ахак кашлы көмеш иярен сора. М.Фәйзи. Тезгенен ияре кашына ташлап, атына чөңгереп алды, хәбәрсез иркенләп бармакчы иде. Җ.Рәхимов

4) к. кашлак. – Әнә шул кашка чыккач та, Дадашев промыслолары күренер, – диде Хәлил. Ш.Камал. Иртәнге кояш авыл янындагы каш артыннан яңа гына күтәрелеп чыккан. С.Җәләл

5) диал. Калкулык өсте, тауның биек, калкып торган урыны. Галияр солдаттан кайткан көнне, син авылның тавы кашына мендең. Күреп тордым. Тауның кашында кыя нигезе бар. М.Хуҗин. Тау кашындарак безнең артызба дип йөртелә торган бәләкәй генә өй бар иде. Ф.Шәфигуллин

2. с. мәгъ. Тау бите сыман калкып торган. Каш җир түгел, киресенчә, бик аулак уйсу, имеш. Арышлар бик сыгылмалы, Газзә бик моңсу, имеш. С.Баттал. Тиресле җирләрдә, кашрак урыннарда җирләре булган кешеләр ара-тирә ургалый да башладылар. М.Гали

Каш астыннан карау Ачуланып, ярсып карау, хисләрне һ.б. яшереп карау, астыртын, үпкәле, рәнҗүле караш турында. Кинәт ул каш астыннан гына Исламның үзенә карап утырганлыгын күреп алды. Н.Фәттах. Ниһаять, олуг хан башын күтәрде. Киң куе кашлары астыннан тирәли утырган кунакларга сөзеп карап чыкты. М.Хәбибуллин. Гали, бер тәлгәштәге шомыртлар күк, Сәрвәр апаныкына охшаган чем-кара күзләре белән каш астыннан гына карап куйды. Р.Төхфәтуллин. Каш җимерелү Ризасызлык, үпкә, ачу билгеләре чыгу. Моңарчы бик кәефле генә сөйләшеп утырган Әсәдуллинның җәенке кашлары җимерелде, күзләрендә зәһәр очкыннар кабынып китте. С.Сабиров. Кассирның кашы җимерелүе яңалык түгел иде. М.Юныс. Аның юка иреннәре бөрелгән, кашлары җимерелгән. Җете зәңгәр күзләре зәһәр ялтырыйлар. Г.Сабитов. Каш җимерү Канәгатьсезлек, рәнҗеш, үпкә белдергәндә, кашларның табигый торышын бозып, ямьсез итеп карау. Кубрат хан куе кашларын җимерде, бертын уйланып ятты, ниһаять, ул авыр карашын философка төбәде. М.Хәбибуллин. Каш җыеру Ризасызлык, канәгатьсезлек, аптырауны йөзгә чыгару, күрсәтү. Хәмдиев аны, чыннан да, бик яман кашларын җыерып каршылады. Р.Төхфәтуллин. Миңнур карт исә, нәрсәнедер яратмыйча, кашларын җыерды, тешләрен кысты, һәм аның яңак сөякләре очлаеп калкып чыкты. А.Шамов. Каш җыерылу Йөзгә ризасызлык, канәгатьсезлек билгеләре чыгу. Хәзер инде Туфаилнең карашы идәнгә төбәлгән, кашлары җыерылган, тавышы калынайган иде. М.Хуҗин. Оятыннан, ачуыннан хәзер дөрләп китәргә әзер торган Рәшитнең кинәт кашлары җыерылды. Н.Фәттах. Каш салындыру к. каш салыну. Чырык дәшмәде, кашларын салындырды. Я.Зәнкиев. Каш салыну Ниндидер күренешкә, нәрсәгәдер ризасызлык, үпкә белдергәндә, кашлар түбәнрәк төшү. Ясәви картның чырае җитди, кашлары салына төшкән, ул Мусага, аның шикелле меңләгән әсирләргә карап сөйли, имеш ---. Г.Әпсәләмов. Ул инде элеккедәй минем белән ачылып сөйләшми, киңәшми. Кашлары салынган, йөзе һәрвакыт чытык. И.Салахов. Каш сикертешле иск. Аулак өйләрдә уйнала торган гыйшык уены. Аннан аулак өйдәге барлык яшьләр, кызлар куырылган борчак ашыйлар. Уеннар китә... Каш сикертешле уйныйлар. С.Рафиков. Каш сикертү Кемгәдер яшерен ым кагу өчен, гаҗәпләнү һ.б. белдереп, кашларны хәрәкәтләндерү. Башын уңга янтайтып, кашларын сикертеп, мондый тасвирына үзе үк аптырап куйды: кеше ак буламы инде, я ак тәнле дисәң, дөрес чагыштыру булыр иде. М.Хуҗин. Надзиратель, сул күзен кысып, кашын сикертсә дә, малайны бирелеп кенә тыңлый иде. И.Салахов. Унтер-офицер тырпайган кашларын сикерткәләп алды. И.Туктар. Каш сындыру к. каш җимерү. Хәлим аягүрә басты да борынына төшеп торган кепкасын ачу белән күтәреп җибәрде, кара кашларын сындырды. И.Гази.Каш тарту Кашларны махсус карандаш белән буяп каралту. Шәһәр тумасы бит минем Миһриҗамал, үзенә күрә түгел, чәчләрен бөдрәләтеп, кашлар тартып, чәмчәле читекләр киеп кайткан. М.Гали. Каш төзәтәм дип күз чыгару Файдалы, кирәкле эш эшлим дип, зыян, зарар китереп чыгару. Каш төзәтәм дип күз чыгаруың, планны өзүең бар. Ш.Бикчурин. Каш ясыйм дип күз чыгару к. каш төзәтәм дип күз чыгару. Рәшат Галиевич, каш ясыйбыз дип күз чыгармыйбызмы без? Куәтле техникага юл ачабыз дип, саламны яндыруны әйтәм. Х.Хәйруллин. Каш ясыйм дип, иптәш Ходайбирдин кебек, күз чыгаручы – скважинаны ике ремонт срогын үткәреп файдаланучы, нефть бирәм дип, кадерле икмәкне юк итүче коммунистка партия сафында урын булмаска тиеш. М.Хәбибуллин. Каш уйнату Шаяртып, кемгәдер ым кагу өчен кашларны хәрәкәтләндерү. Нинаның йөзендәге алсулык тагын да куерды, карлыгач канатларыдай кыйгач кашларын уйнатып, үз итеп, якын итеп, Гыймазовның күзләренә текәп карады. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә