КАЧЫШЛЫ и. Бер-береңнән каядыр качып, яшеренеп уйнала торган уен төре. Анда без аккошлар белән танышабыз, бергәләп чумышлы уйныйбыз, качышлы уйныйбыз. Ә.Баян. Качышлы уйный башлыйлар – тәкә булып Айсетдин кала. Я.Зәнкиев. Киресенчә, үзенең бала-чага кебек качышлы уйнавын ул, ниһаять, сизенеп алды ---. Н.Фәттах. [Зәйтүнә] Шул балалар белән куыша, йөгерешә, качышлы уйный, чуерташлар җыя, күбәләк тотарга маташкан була. Ш.Маннур |