КАЧЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. качу 2) Качып китәргә мөмкинлек бирү. Митька Сабадырёв һәм аның компаниясен тагын бер тапкыр качыру милиция хезмәткәрләренең мин-минлегенә шактый нык тиде. З.Фәтхетдинов 3) Нинди дә булса мөмкинлекне ычкындыру, файдаланмау. Кызлар, форсатны качырмыйча, тиз генә идән тактасын капладылар да аның өстенә икәүләп менеп утырдылар. М.Гали 4) Яшерү, күрсәтмәү, белгертмәү. Берәү йөгереп килде дә бездән үзен качырып калдырырга сорады. Г.Гобәй. Авыл мәктәбендә кизү булып торганда, мин сине, атаңнан качырып, өч көн асраган идем. М.Гали. Шикләнмәгез, муеныгызга асылынырга да, кылган языгымны качырырга да җыенмыйм. Я.Зәнкиев 5) Каплату, аталандыру (йорт хайваннары тур.) Качыра төшү Тагын да качыру Качырып тору Билгеле вакыт дәвамында качыру Качырып яту Шактый озак вакыт качыру |