КАЧЫ’П-ПОСЫП рәв. Яшеренеп, ышыклана-ышыклана, качып кына, башкаларга сиздермичә, белгертмәскә тырышып. Инде түләүле концертларга качып-посып билетсыз кергәндә, элеккечә клуб ишегеннән дә чыгарып ата алмаслар. М.Мәһдиев. Качып-посып булса да, Ашманскийларның «ишегалды театры»на йөрүен дәвам итте малай. С.Шәкүров. Иртәгөл качып-посып кына тәрәзәдән карап тора иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә