КАЧЫНУ ф. сөйл. Яшеренү, посу, ышыклану. Диләфрүз теге әүвәлге тәрәзәнең пәрдәсе артында качынып калды. Ф.Әмирхан. Әнә тагын... ишек ачылып, Берәү... икәү... күләгәләр керә качынып. Һ.Такташ. Шул арада Кәрим зал ишегенә килеп, качынып тыңлый башлый. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә