КАЧУ ф. 1) Хәвеф-хәтәрле урыннан, әсирлектән, кешеләрдән һ.б. яшерен рәвештә рөхсәтсез китү, ычкыну, котылу. Шулчак артыма чигенергә, бу ерткычтан котылырга, качарга теләгән идем, артымда тагын бер кеше барын күрдем, анысы хатын-кыз иде. М.Насыйбуллин. Косовның ике сугышчы белән әсирлектән качуы, партизан отрядында сугышуы да ачыкланды. Ф.Галиев. Чигенә-чигенә Польша чигенә җиткәндә, төнге бер бомбёжка вакытында фашистларның штаб машинасыннан кача алган һәм ике көн буе туңып, күшегеп ятканнан соң, үзенең нәкъ чик буенда икәнен аңлаган ---. М.Мәһдиев

2) Яшеренү, посу, ышыклану. Болытлар арасына качкан кояш күренде, һәм яңа яуган карның һәр бөртеге якут төсле җемелди башлады. Җ.Тәрҗеман. Куак арасына качу. Качып кына җиләк җыю

3) Качышлы уенында яшеренү, посу

4) Әйдәүче, оештыручы һ.б. күзенә күренмәскә тырышып, берәр җиргә посу. Яшел чирәм өстендә кызыл бозау сузылып ята, көтүдән качып калган бер кәҗә читәнгә ышкынып тора. И.Гази

5) Күренмәскә, очрашмаска тырышу; читтәрәк, кырыйлап йөрү, читләтеп йөрү, аралашмау. Карга – үләксәдән, мәзин үлектән качмас. Мәкаль. Танышлардан качу

6) Мөселман гадәте буенча ир-затлардан йөз яшерү, сөйләшмәскә тырышу (хатын-кыз тур.). Уңмаган килен --- каенатадин качмыйдыр, оятсыздыр. К.Насыйри

7) юкл. форм. Кем яки нәрсәнең һәрвакыт янында, кул астында булуын белдерә. Иген өлгерсә, башта байныкын ур, үзеңнеке качмас. И.Гази. Эшең качмас, әйдә киттек

8) Югалу, бетү, юкка чыгу (яхшы, уңай сыйфатлар тур.). Гайнан ул көннәрне кипкән балыкны хәтерләтә иде. Аш-судан – тәм, күздән йокы качты. М.Насыйбуллин. Күңел дигәнең бер бәйдән ычкынып кузгалса, кызык икән: кешедән оят та кача, ул, --- чибәр хатынның инде баласы барын белүгә үк, эшне өйләнүгә җиткермичә, тизрәк качу ягын карады. Ә.Сафиуллин

9) Аталану (йорт хайваннары тур.)

10) күч. Баш тарту; читтә калу, читләшү. Күңелдә шом туды: бу масаю түгелме соң? Бу бишлегә укырга көч җитмәгәч, авырлыктан качу, чигенү булса, ни эшләрсең? М.Юныс

Кача башлау Качарга тотыну. Икенчесе Югары Совет ягына кача башлый, өченчесен «плен» алабыз. З.Зәйнуллин

Кача төшү Бераз качу

Качып бару Качу юлында булу. Бер минут эчендә станица урамы үзен-үзе белештермичә качып барган халык белән тулып калды. Ш.Усманов. Гаяз, алар килеп җиткәнче дип, качып баргандай тиз-тиз атлый башлады. Х.Сарьян. Сукмакка аварга торган зур таш артына йөгереп чыгу белән, алда ниндидер бер кешенең качып баруын күрде ул. Ә.Шәмин

Качып йөрү Гел качырга тырышу. Фәрит башта хатыныннан качып йөри башлады. А.Расих. Ул Миңнәхмәт дигәне унтугызынчы елларны дезертир булып качып йөрде. Г.Толымбай. Ә сиңа әйтер сүзем бар: моннан соң бер көн дә качып йөрмәм һәм караклык итмәм, гаделлекне халкым белән бергә эзләрмен! М.Хәбибуллин

Качып калу Качкан хәлдә читтә, кырыйда калу. Башка вакыт булса, Камил туп-туры әрәмәгә кереп чумар, учлап-учлап бөрлегән ашар, кычыткан араларына качып калган кураларны җыяр иде. Ф.Бәйрәмова. Шушындый матур туташлар килгәндә, егет кеше качып калырмы?.. Ш.Маннур

Качып тору Билгеле вакытны качкан килеш уздыру

Качып утыру Качкан хәлдә булу. Асыл качып утырган җиреннән чыкты да, болан кебек сикерә-сикерә, аның артыннан сак кына атлады. Х.Хәйруллин. Арыш кырын, ефәк ябалдашлы юкәләрне, котырып үскән сусыл печән арасында качып утырган алсу битле җир җиләкләрен, салпы колаклы тугры Акбайны, әни кулларын, бала чагымдагы якын дусларым Мидхәт белән Кәбирне искә төшерде бу җыр. Ф.Шәфигуллин. – Нәрсә, качып утырдыңмы, эт җан! – ди караңгы чырай белән аның янына килеп баскан Васютин һәм, каерылып, йодрыгы белән битенә китереп суга. Ф.Галиев

Качып яту Шактый озак вакыт качкан хәлдә булу. Качып ятканын үзем беләм. Г.Толымбай. Рәхмәтулла урманда качып ятса да, дөнья хәлләре белән таныш диярлек иде ---. Я.Зәнкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә