КАЧКЫН и. 1. Хөкем итүдән, дәүләт органнарыннан качып, яшеренеп йөрүче, качкан кеше, качак; дезертир. Нишләп ялгышты соң әле ул болай? Бу килеш ул – качкын – кемгә кирәк? М.Насыйбуллин. Күз ачып йомган арада егетләр качкынның кул-аягын бәйләп ташладылар. Н.Фәттах. Качкыннар башта партизаннарга килеп эләктеләр, аннары көнбатышка таба сугышып баручы бер хәрби частька кушылдылар. Ф.Галиев

2. с. мәгъ. Качучан, кача торган. Хәер, ул чакта бит төрле качкын җинаятьчеләр, исерек мотоциклчылар, урман сукбайлары... бөтенесе буталып беткән иде. Ф.Галиев. Качкын сыер. Качкын бозау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә