КАЧАК и. 1) Дошманнардан һ.б. качып, илен-йортын ташлап киткән кеше. Качаклар ипи, күмәчләрне капчыкларга тутырып, пароходка ташып тордылар. К.Тинчурин. Качып баручы үз турысына килеп җитү белән, капитан язылып киткән пружинадай атылып юлга чыкты, кинәт егылгандай булып, качакка аяк чалды. М.Насыйбуллин. Болар – качаклар. Шәһәрдәге кибетләрен, зур йортларын калдырып, казак канаты астына сыгынган халык. Ш.Усманов

2) Качып йөрү хәле. Качакта йөрү. Качактан кайту

3) диал. к. качкын. Мишәрләрдән икәве атларын борып, камчылары белән кизәнделәр дә качак артыннан ташландылар. Җ.Рәхимов. Качаклар кайсы кая: өй кыекларына, сарайларга, ишегалдындагы яисә кырдагы салам өемнәренә, мал абзарларына яшеренә. Рәхмәт сиңа, солдат!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә