КАҺӘРЛЕК и. Шәфкатьсезлек, мәрхәмәтсезлек, рәхимсезлек, җәзалаучанлык, үч. Мөстәбидләр [колбиләүчеләр] --- каһәрлек белән даннар чыгарган. К.Тинчурин. Ә Хәдичә селкенергә дә курыккандай утыра да утыра. Күңелендә бушлык, салкынлык, рәнҗү, каһәрлек. М.Хәсәнов |