КАҺӘРЛЕ с. 1) Каргаулы, усал, ачулы. «Тар балакларны» дружина штабына алып кереп «эшкәртәләр» дә, чәчләрен алып, «стиляга» дигән каһәрле мөһер сугып чыгаралар. М.Юныс. Кичтән сөйрәлеп, исереп кайткан ир-егет анасына нинди генә каһәрле сүзләр ишеттермәде дә, никадәр пычрак-ялганнар такмады... А.Бикбаева. Нуриәхмәт Зиннурович, күзләрен әрле-бирле йөртеп, каһәрле карашы белән берара бүлмәдәгеләрне ашады. Р.Зарипов 2) Бик җәфалы, газаплаулы, интектергеч, борчулы. Теге каһәрле төнне исенә төшерсә, бөтен тәне калтырана башлый. С.Шәкүров. Тирә-ягымны каһәрле сораулар чолгап алганнар да миңа һөҗүм итәләр. Ә.Фәйзи. Тормышта аяк атлаган саен туып торучы каһәрле сорау бу. М.Юныс. Тансык балалар урынына каһәрле язмышлар туган илдә иминлек булырмы? Т.Миңнуллин 3) Каты: шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, рәхимсез. Каһәрле кеше. Каһәрле дошман |