КАҺӘРЛӘ’Ү ф. 1) Каргау, каргышлау, янау; сүгү, хурлау, яманлау, тиргәү. Ә ул сыерчыкларны каһәрләп качырып бетергән. М.Мәһдиев. Аңа карап, сакал-мыегы җиткән өч-дүрт солдат әрнеп, ярым пышылдап, язмышны каһәрли башладылар. Ш.Рәкыйпов. Үзе эшли, әмма күңеле тыныч түгел Ногманның. Соңгы көннәрдә Галимов белән конфликтка керүе дә җанын бик нык каһәрләде. М.Хәсәнов 2) Бик каты тоту; шәфкатьсез җәзалау. Залим Россия хөкүмәте, кан эчүче бюрократия, юан корсаклы буржуазия бичара җирсез-сусыз, ач-ялангач авыл халкын талап, казаклардан суктырып, аттырып каһәрләгән. Ш.Мөхәммәдев Каһәрләп алу Билгеле бер момент эчендә каһәрләү.«Малаен да котыртып өлгергән икән», – дип, ул Карибулланы күңеленнән каһәрләп алды һәм шактый кырыс тавыш белән Гафияттән сорады ---. Э.Касыймов Каһәрләп йөрү Һәрвакыт каһәрләү. Яланга укытырга килгәч, авылны бер дә яратмыйча, тешен кысып кына сөйләшеп, язмышын каһәрләп йөргән Айсетдин иде бу! Я.Зәнкиев |