КАҺКАҺӘЛЕ с. Ачу катыш мыскыллы, саркаcтик. – Мин – хөр илнең ирекле кешесе, – дип башлаган идем, Гренвильнең каһкаһәле көлүен ишеткәч туктап калдым. А.Тимергалин. Кәгазь ертыгындагы күз Аликны мыскыл итә, аңардан көлә; әнә ул күздә әллә нинди салкын чаткы ялтырап китте, әнә ул күз кысыла төште, һәм аңардан каһкаһәле елмаю сирпелде ---. А.Сафин. Каршындагы ермак чите, миһербансыз пулемётның чекерәйгән күзе, Хәйрулның каһкаһәле көлүе хәтеренә төшкән иде. И.Низамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә