КАҺКАҺӘ и. гар. 1) Бик нык кычкырып (хахылдап) көлү, шаркылдап көлү; мәсхәрәле, яман көлү турында. [Камилә] булган җирдә уен, көлке, каһкаһә күтәрелә. Г.Ибраһимов. Дәрвиш йөзекне алганда, үткен бер сызгыру тавышы белән нечкә генә каһкаһәләп көлү тавышлары ишетелә. Ул каһкаһәләр бушка булмаган икән. Ш.Камал. Кинәттән һавада кемнеңдер каһкаһә белән көлгән тавышы яңгырагандай булды. А.Хәлим

2) Мыскыл, сарказм. Әһлиуллин, мышкылдап утырган җиреннән башын күтәреп, каһкаһә белән көлә башлады. Р.Мөхәммәтҗанов. Тавышында каһкаһә сизелә иде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә