КАҺИН и. гар. Фалчы, багучы, күрәзәче; шаман, кам. Борынгы заманда күкне күзәтү эше белән, кагыйдә буларак, дин әһелләре, каһиннәр (жрецлар) шөгыльләнүе очраклы хәл түгел. Галәм. Җир. Кеше. Чәчүлек җир өч өлешкә бүленә: бер өлешеннән алынган уңыш – каһингә, икенчесе баш инкага бирелә, уңышның өчтән бере генә общиначыларның үзләренә кала. Инклар белән каһиннәр игенчеләр хисабына яшиләр. Урта гасырлар тарихы |