КАҺВӘХАНӘ и. гар. к. кафе. [Хуҗаның] Каһвәханәдән башы чыкмый, безнең янга әллә нигә бер кереп, тегесенә-монысына җикеренеп ала да тагын шунда олага. М.Галәү. Ул моны шәһәрнең уртасы булганын, әнә почтаханә, әнә кибетләр, әнә каһвәләр (каһвәханәләр) булганын күрсәтә башлады. Х.Миңнегулов. Анысын ясап бетерергә өлгермәделәр, 15 август кичендә шул ук урамда урнашкан «Шоколадница» каһвәханәсе бинасының өченче катындагы балконы җәяүлеләр юлына җимерелеп төште. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә