КАҺВӘ и. гар. к. кофе.Ике нәрсә харап итте җиһанны: Йәмәннең каһвәсе, Румның доханы [тәмәкесе]. Мәкаль. Аның куе каймак берлән бирелгән каһвәсе телләрне йоттырды. Г.Исхакый. Ана белән кыз кухняда, каһвә эчә-эчә, акчаны ничек алу турында план кордылар. И.Сираҗи. Каһвә китергән кызыл иренле, туп шикелле официант кыз да, идәндәге ишек тоткасын күреп, хәрәкәтсез, өнсез калды. Р.Гаффар |