КАҺАРМАНЛЫК и. 1) Каһарман булу; батырлык, геройлык. Тарихта булмаган каһарманлыклар күрсәткән һәм күрсәтә торган геройлар бик күп бездә. Рәхмәт сиңа, солдат! Ничә мәртәбә чын каһарманлык күрсәтте ул шушы залда, берьялгызы калган сәгатьләрдә дә җиңелмәде. Р.Мөхәммәдиев. Анда безнең чекистларның авыр сугыш елларындагы каһарманлыгы тасвирланган иде. Җ.Дәрзаман

2) Каһарманнарча эшләнгән эш. Малай чагымда мин яраткан батырыма әллә нинди каһарманлыклар уйлап чыгара, төшемдә дә, өнемдә дә саташып бетә торган идем. Җ.Тәрҗеман. Җәлил, беренче чиратта, рухи яктан, тарихи каһарманлык эшләгән кеше буларак якын һәм кадерле. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә