КАҺАРМАН и. фар. 1. 1) Батыр көрәшче, ветеран, герой. Генерал Далинның большевикларны җиңүче каһарман даны бөтен дөньяга таралган икәнен хәтереңнән чыгарма. Ш.Усманов. Октябрь каһарманнары, революцияне үз куллары белән яулаган ветераннар хәзер дә туган колхозларына кулдан килгән кадәр ярдәм итәләр, аның белән бергә сулыйлар. Х.Хәйруллин. Араларында Ватан сугышы каһарманнары да, колхоз алдынгылары да бар. М.Әмир 2) Матур әдәбият әсәрләрендә, кинофильмнарда һ.б. сурәтләнгән һәм укучының яисә караучының игътибар үзәгенә куелган образ; герой. Аны, татар малае диюдән битәр, француз язучысы Дюма романнарының каһарманы – Урта гасыр мушкетчысы дип атарга булыр иде. А.Расих. Себер аюлары турында Голливуд чыгарган арзанлы фильмнар каһарманы кебек иде ул. А.Тимергалин 3) Берәр эштә, хезмәттә аеруча үзен күрсәткән, төп урында торган кеше. Кибернетиканы һәм автоматлар теориясен ул үзлегеннән өйрәнде, чөнки монда математик фикерләү сәләте генә кирәк, ә ул безнең каһарманда җитәрлек иде. А.Тимергалин. Килүчеләргә, оста гына итеп, Херсонскоега һөҗүмне сөйли башладылар. Бу эшнең каһарманнары – кавалеристлар. Ш.Усманов 2. с. мәгъ. Батыр, кыю, булдыклы, данлы. Татар халкы үзенең Гайфуллин Закир кебек атаклы каһарман уллары белән мактана. Ш.Мөдәррис. Баксаң, халкыбызның каһарман уллары теләсә нинди шартларда көрәштән туктап калмаганнар икән: хәрәкәт иткәннәр, тарих, заман һәм киләчәк хакында уйланганнар, ---. Х.Миңнегулов |