КА’ФЕЛЬ и. нем. Стеналарны каплау, судан саклау өчен һәм матурлык өчен кулланыла торган керамик плитка. Бер почмакта ялтыравыклы кафель плитәләр ябыштырылган түгәрәк галанка мич. С.Шәкүров. Аннары өч камфоркалы польский плитәгә ут төртеп җибәрә, кухняның ак кафель стенасына бәреп, тәбә пешерер өчен, йомыркалар сыта. Ф.Яруллин. Бина эченнән алып китәргә мөмкин булган бөтен нәрсәне, ишекләр, кухнядагы плитәләргә кадәр каерып алып чыгып киткәннәр, хәтта стенага ябыштырылган кафель шакмакларын да куптарганнар. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә