КА’ФЕДРА и. гр. 1) Лекцияләр уку, докладлар, чыгышлар ясау өчен махсус ясалган биек урын; мөнбәр. Гимназистларны укытучылар язган речьләрне күңелдән ятларга һәм кафедрадан торып сөйләргә мәҗбүр итәләр иде. Җ.Тәрҗеман. Лобачевский кызыл агачтан эшләнгән кафедрага менде һәм аудитория өстеннән күз йөртеп чыкты. Җ.Тәрҗеман

2) Югары уку йортларында билгеле бер тармакка караган предметларны укыту белән шөгыльләнгән фәнни-административ бүлек. Кафедра әгъзаларының һәрберсе илле килограмм печән җыеп тапшырырга тиешләр. М.Мәһдиев. Шундый әзерлектән соң диссертация гыйльми советка тагы куела һәм, совет кафедра фикере белән килешсә, кафедраның сүзе карар буларак рәсми төс ала. А.Расих. Шамилне, авыл хуҗалыгы институтын бетерү белән, гыйльми яктан өметле дип, кафедрада ассистент итеп калдырдылар. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә