КАФЕ’-БА’Р и. фр. Үз эчендә гади ресторан һәм төрле эчемлекләрне сатып алып, шунда ук эчеп утыра торган, прилавка артында хезмәт күрсәтүчесе булган ашау-эчү урыны. Смена бетәргә шактый вакыт бар иде әле, бригадир Людмила апалары аларны нинди эшкә кушар икән; спорт залындагы измә сылаучыларга булышмага җибәрерме, әллә «кафе-бар» дигәненә бүгеннән үк бизәү төшерә башларга диярме? Э.Касыймов. Ә Тоглар исә, чишенеп, кафе-бар янындагы утыргычларның берсенә барып утырды, анда шундый тәмле кофе хуш ис аңкытып тора, ерак калган утызынчы-кырыгынчы елларның моң-көйләре әкрен генә агыла иде. Р.Мирхәйдәров |