КА’Ф ТАВЫ и. миф. Төрки халыклар мифологиясендә дөнья читендәге таулар тезмәсе; әкиятләрдә сөйләнә торган зур тау. Сәетнең йөрәге ашкына; һәр ике ягына ниндидер аңлаешсыз билгеләр, башына таҗ кидерелгән канатлы елан сурәте төшерелгән тәңкәнең көчен сынап карыйсы, кәрваны белән ерак сәяхәтләргә, каф тау илләренә, сартлар арасына, Рум базарларына сәфәр чыгасы килеп талпына. Ф.Латыйфи. Алда – йөзләгән шаһитны табу, җавап алу, энәсеннән җебенәчә төпченү. Кара-каршы утыртып сорау, ун еллар буе җыелып, Каф тавыдай өелгән документларны актару, җентекләп өйрәнү, күчермәләр алу. М.Насыйбуллин. Без кырып салган дошман яулары, без кисеп төшергән аждаһа башлары... Бергә җыеп өйсәң, җир упсын менә, үзе бер Каф тавы булыр иде. Г.Сабитов

Каф тавы арты «Бик ерак урын» мәгънәсендә. Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре? Я тишелгәнме Ходайның бихисап зур мендәре? Г.Тукай. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә нинди ерак җил ыжылдавына охшаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья шаулый» дип аңлата иде моны апасы. Ә.Фәйзи. Яшь кенә булса да, Әбүгалисиналар таптаган ул көнчыгыш җирләрен, диңгезләр аръягын, Каф тавы артларын күргәне булды бит Зәлифәнең. Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә