КАУША’У ф. 1. ф. Югалып калу, аптырап калу, фикер чуалу, зиһен таралу. Шундый гап-гади сорау да ир кешене каушатыр икән! Р.Хафизова. – Исемнәрен үзем сайладым, әтиләренең фамилиясен йөртәләр, – диде хатын, һәм көтмәгәндә, нидер тоемлапмы, каушый һәм борчыла төшеп сорап куйды. Р.Мөхәммәдиев. Мине театрга алдылар һәм күп тә үтми роль бирделәр. Ләкин мин хәтта шул рольне дә уйный алмадым. Әллә курыктым, әллә каушадым. М.Хәбибуллин

2. и. мәгъ. Куркып калу, дулкынлану. Шулай да пулемётчылар каушауны җиңәргә тырыштылар, аларга бик төз атарга кирәк иде: үзебезнекеләргә дә тимәсен, батареяларын коткарабыз дип ыргытылган пехотаны да тоткарларлык булсын. И.Низамов. Икесенең дә күңелен ниндидер эчке каушау, югалып калу кебек бер хис биләде. С.Рафиков. Аның каушавы, дулкынлануы күренеп тора иде. А.Шамов

Каушап калу Кинәт каушаган хәлгә килү. Ике яктагы ике куак артыннан каршына чыгып баскан кораллы кешеләрне күреп, юлаучы егет бер генә мизгелгә каушап калды, әмма артка чигенмәде. Ф.Латыйфи. Әнвәр Баһаветдинов та – типсә тимер өзәрдәй егет – яңгырга эләккән көзге чебештәй каушап кала. М.Насыйбуллин. Бу минутта ул югалып, каушап калыр, аклана башлар дип уйлаган иде Зәйтүнә. М.Маликова

Каушап китү Кинәт каушау. Болай, шәкертенең кайбер сикәлтәләрне бик оста борылып үтүенә дә, кай салуларда, каушабрак китеп, дырык-дырык рессорлар тетрәтүенә дә остазның бер үк дәрәҗәдә битараф калуы сәеррәк сәерлеккә... Р.Төхфәтуллин

Каушап тору Каушаган хәлдә булу. Илсөяр берникадәр каушап торды да су читенә каплап куелган җимерек паром артына посты. Г.Гобәй

Каушап төшү Беркадәр, азрак каушау.– Укырга?! – Миңнисәттәй кинәт каушап төште, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, тагын кайтарып сорады ---. Н.Фәттах. Яхин да каушап төшмәде: шундук җавап кайтарды ---. М.Зарипов. Әмма тәвәккәл сугышчы каушап төшми – аның тубы атудан туктамый. Рәхмәт сиңа, солдат!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә