КАУШАТУ ф. 1) з.-сызЮгалып калу, дулкынлану. Үз башына төшкәч, бигрәк тә күңелеңә хуш килгән артистың хур егете кебек, ә син үзең әштер-өштер генә киенгән авыл кызы булсаң – шактый каушата икән. К.Тимбикова

2) Берәүне оялту, дулкынландыру. Аңа, чыннан да, бер фикергә килү кыен, мондый тәкъдимнәр отыры каушата, кыюлыгын шиңдерә иде. З.Фәтхетдинов

Каушата башлау Каушатырга тотыну. Шуннан каушата башлый инде. Ялкын

Каушатып җибәрү Бераз каушату.Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йөрәген каушатып җибәрде. Ә.Фәйзи. Хәйдәр муллага калса, кинәт яңгыраган бу тавыш аны каушатып җибәрде, кулындагы тәлинкәсе идәнгә төшеп челпәрәмә килде. С.Рафиков. Ләкин начальникның кырыс карашы аны каушатып җибәрде, шунлыктан соравы дорфарак чыкты, ахрысы. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә