КАУЧУК и. ингл. Кайбер тропик үсемлекләр согыннан алына яки химик юл белән табыла торган эластик сумала (резин һәм резин әйберләр, шина, җилем ясау өчен китә). Җитмәсә, кызлары да балта белән каткан каучук чабып ята. Р.Хисмәтуллин. Аңа [Түбән Кама шәһәренә] нибары унбиш яшь, ә синтетик каучук, автомашина шиннары җитештерү, төзелешләренең колачы, шәһәрнең төзеклеге, яңалыгы ягыннан ул йөзьяшәр калалар белән ярыша башлады. И.Низамов. Резина җилемен өйдә дә әзерләп була. Моның өчен бер кечкенә банка белән чиста бензин алалар һәм аңа берничә кисәк вулканлаштырылган каучук салалар. Файдалы киңәшләр |