КАУРЫЙЛЫ с. Каурые булган; каурыйлардан торган. Ә башына Анисимов Ольга Эразмовнаның (Чкалов хатыны)яшькелт каурыйлы бүреген кидереп җибәргән икән... С.Баттал. Башына тутый кош каурыйлы очлым кигән хазар койрыкчысы Дәнисне күрүгә койрыкны ярдәмчесенә бирде һәм кылычын чыгарды. М.Хәбибуллин. Өстендә билләре өзелеп торган, төлке якалы кара бәрхет күлмәк, башында шәмәхә каурыйлы мех бүрек, аякларында биек үкчәле җылы туфлиләр. Ш.Рәкыйпов |