КАУРЫЙ и. 1. 1) Кошлар тиресендә ян-якларында мамыклы төкләре булган эче куыш мөгезсыман үсенте. Ул, арткы ишекне ачып, машина эченә карады: анда берничә кош каурые ята, кипкән ал таплар да күренә иде. М.Насыйбуллин. Аннары бит әле аларга быел каурыйлар җыярга да кирәкми, көзен Акчулпан каз канатларындагы каурыйларны күп итеп, күп итеп әзерләячәк... М.Хуҗин. Тавыкның башын кайнар суга салып 2–3 минут пешекләргә, йонын йолкып, корытканчы сөртергә, өтеп, каурый төпләрен, күзен алырга, томшыгын чабып ташларга кирәк. Татар халык ашлары

2. с. мәгъ. 1) Каурыйдан, каурыйлардан торган; каурыйдан ясалган

2) Формасы, структурасы, төсе белән каурыйны хәтерләткән, каурыйсыман (кайбер классификацияләрдә кулланыла); русчасы: перистый. Күктә каурый болытлар сызылып-сызылып агарып тора. И.Низамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә