КАУЛА’У ф. диал. к. куалау. Малай куйларны каулап алып кайтты. Әсирлектән кайткан әкиятләр. Шулай да, ятып калганчы атып кал дип, атларны кауларга тотындык. Г.Ибраһимов. Бала-чага төяп, кыз-кыркын ияртеп мал артыннан каулыйлармы?.. Я.Зәнкиев Каулап тору Бертуктаусыз куу. Тын алырга да вакыт юк. Шуның өстенә, өч ноктага баскан солдатлар: «Тизрәк! Җәтрәк! Ух сезне, фашистлар!» – дип, өзлексез каулап торалар. А.Гыйләҗев |