КАУДАРЛАНУ ф. 1) Каудар холыклыга әверелү

2) Ашыгу, кабалану, кызулану; шау-шу, ыгы-зыгы килү. Карт, каударланып, берәр хәвефле хәл булмагае тагы дигән шомлы уй белән конвертны кулына алды, ертып, аның эченнән кәгазь кисәге чыгарды. А.Расих. Егетнең каударланып, ашыгып, ашкынып сөйләнүе, мәхәббәте хакына бөтен нәрсәдән ваз кичәргә әзерлеге сокландыра һәм әллә нишләп бераз шикләндерә дә иде. Ф.Латыйфи. Петров мине тынычландырды, каударланмаска, әлегә беркемгә дә хәбәр итмәскә кушты. Т.Галиуллин

Каударлана төшү Бераз каударлану. Шулай да арада иң олысы мин булгангамы, әллә инде үзем артык каударлана төштем, бу җилбәзәк тормыш белән саубуллашырга башлап мин батырчылык иттем. М.Шабай

Каударланып йөрү Әле, хәзерге вакытта каударланган хәл кичерү

Каударланып тору Бераз каударланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә