КАУДАР и. 1. Былтырдан калган кипкән коры үләннәр (ягулык итеп кулланыла). Учакка каудар ягу 2. с. мәгъ. Тиктормас, ыгы-зыгы килүчән, тынгысыз. Сәлим үзе батыр һәм зирәк булып, моның өстенә бик каудар һәм кискен табигатьле дә адәм иде. Г.Ибраһимов. Аермалары тик шул гына: Гайникамал каударрак, ә Сәлимә, киресенчә, сабыр, йомшак табигатьле, шуңа күрә аның сипкелле булуы да алай артык күзгә ташланмый, ничектер үзенә бертөрле ягымлы сөйкемлелек биреп тора иде. М.Шабай |