КАУДАН и. 1. 1) Корыган, саргайган үлән сабагы. Җәй айлары үтеп, көз айлары кергән. Агачларның коры чыбыклары, үләннәрнең кипкән кауданнары калган, кыр эшләре беткән. З.Һади

2) диал. Былтырдан калган кипкән үлән, каудар. Ишегалдым каудан-каудан, Каудан башлары ауган. Җыр

2. с. мәгъ. Корыган үләннән торган. Аккан суга кан койма, эчәр суың тапмассың. Каудан җиргә ут куйма, керер куыш тапмассың. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә