КАУГА и. диал. 1) Гауга, тавыш-талаш

2) иск. Бәла-каза килгәнен белдергәндә кага торган зур барабан. Козгын коркылдаган саен, кауга какмыйлар. Мәкаль

3) Шундый барабан куелган урын (гадәттә авылның кое яки чишмә яны). Авылы кайда, каугасы шунда. Мәкаль

4) бор. Коедан су алу өчен тире чиләк, күнәк; тире цилиндр, барабан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә