КАТЮ’ША и. гр. сөйл. Бөек Ватан сугышы вакытында гади халык арасында реактив миномётның шаяртып-иркәләп әйтелә торган атамасы. Шулвакыт кинәт җирләрне дер селкетеп, траншеяларның астын-өскә китерердәй итеп, йөзләгән орудие гөрселдәде. «Катюша»лар ут көлтәләре яудырырга тотынды. С.Шәкүров. Алар артыннан бастырып ук пушкалар тагылган автомашиналар, «Катюша»лар килеп җитте. Г.Шәрәфи. Гитлер разведкасы, бигрәк тә сугыш вакытында, Совет Армиясендәге яңалыклар белән нык кызыксынган, әлбәттә. «Катюша»ны кулланган совет белгечләреннән ни көтсә дә мөмкин. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә