КАТЫШУ ф. 1) Катнашу, кушылу, буталу. Катышты алтын-көмеш бакыр-җизгә, Бер сурәттә күренделәр болар күзгә. М.Гафури. Бодае, арпасы катышып беткән. Чистасы-пычрагы бергә катышкан 2) Башкалар белән бергә булу, кушылу, аралашу. Фатих катышмады, карап кына торды. Безнең авылда бер малайга каршы ике малай сугышу юк. Р.Хафизова. Сәгыйть тә баштарак аларга катышмакчы булды, ләкин үзе бөтенләй диярлек аңламаган нәрсәләр турында тыңлап утыру, җитмәсә шул турыда акыл сатарга тырышу аны тиздән бөтенләй кызыксындырмый башлады. Н.Фәттах. Мәрвәр янә сүзгә катышасы итмәде. М.Хәсәнов 3) сөйл. Аралашу, килешү-йөрешү. Фәхри бик яшьтән үк бу йортка катышты, үзе калада торса да, Гәрәй мирзаларга килеп-китеп йөри иде. Г.Ибраһимов 4) Кысылу, тыгылу, читтән килеп катнашу. Карагыз, сез дә анда сайлау эшләренә катыша күрмәгез. Ш.Мөхәммәдев. Бер күке кычкырган вакытта икенчесе катышмый, ялгышып катышса – шундук туктап төзәтәләр. М.Мәһдиев Катыша башлау Катышырга тотыну. Хәят, бу гаиләгә катыша башлагач та, акрын-акрын үз тормышларын ярлы, кечкенә һәм тар итеп күрә башлады. Ф.Әмирхан Катышып бетү Тәмам катышу Катышып йөрү Бертуктамый катышу Катышып китү Бераз килеп кушылу.Әбиемне ышык кына, уңайлы гына бер җиргә утыртып, үзем йөрүчеләр арасына катышып киттем. Ф.Әмирхан. Сүзгә катышып китәргә теләп, берничә тапкыр ымсынып, авыз ачарга итеп тә карадым, булмады... Р.Мөхәммәдиев. Кай арада ялган сүзгә дә дөреслек катышып китә, кай чагында кыек атып та туры китерәсең. Я.Зәнкиев Катышып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз катышу |