КАТЫШТЫРУ ф. 1) Катнаштыру, катнашырга мөмкинлек бирү. Сүзлек төзүгә катыштыру. Концертта катыштыру

2) Икенче бер нәрсәне кушу, болгату, аралаштыру, бутау, өстәү. Өйдә без татарча сөйләшәбез, әни Илаһиядән өйрәнгән латыш сүзләрен җае саен катыштыра. М.Хуҗин. Спектакльгә --- кызлар катыштыру хакындагы һәрбер тәшәббесебез нәтиҗәсез калды. М.Фәйзи. Аны бу сәяси ыгы-зыгыга катыштырасы килми иде минем. Р.Мөхәммәдиев

Катыштыра төшү Беркадәр, бераз катыштыру

Катыштырып тору Һәрвакыт катыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә