КАТЫШ с. 1. 1) Нәрсә белән дә булса катнашкан, кушылган, буталган. Ә күзләрендә ниндидер курку, ялвару катыш өметсезлек чагыла. Р.Хафизова. Ком катыш вак таш җәелгән киң юл такыр иде, тигез иде. Н.Фәттах. Бу минутларда икесенең дә күңелләре каушау, тынычсызлык катыш ниндидер билгесез рәхәтлеккә чумды. С.Рафиков

2) сир. Шикле, шөбһәле, тынычсыз. Аның [Зыяның] вәгъдәле көннән кичегүе Зөләйха абыстайда әллә нинди катыш хиссият уятты. Г.Ибраһимов. Бары тавышының гадәттәгедән катырак һәм әллә ничек катышрак чыгуы аның [Лизаның] яшерергә теләгән нәрсәсен ачык күрсәтә иде. Ф.Әмирхан

2. и. мәгъ. диал. к. катнаш I. Катышлыга катышың булмасын. Мәкаль. Эш бар икән, синең катышың шуның хәтле, җаный. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә