КАТЫ СУКА и. а.х. иск. 1) Җирне сукалау эше. Каты сука вакыты икән, Хәбибулла абзый, кибән куярга дип, ике япьле сәнәген тотып кырга киткән. М.Мәһдиев. Узып китә язган беренче көнне исәпләмәгәндә, ул өч көннең бер генә көне ял булачак иде, чөнки өченче көнне профилактик ремонт булырга, шуннан соң исә каты сука башланырга тиеш иде. Н.Фәттах. Каты сука өсте. Көтүчеләр терлекләрне елга буена утлауга төшерәләр. С.Рафиков 2) Парга сөрү җире. Өем-өем тирес каты сукага чыгарып түгелгән дә, инде сукаланган. Ф.Сәйфи-Казанлы |